Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда Әлмәт районында килү күрсәткече 50 % тәшкил итте

Участоклар иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды, тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Муниципаль депутатларның өстәмә сайлаулары Әлмәт районында да узды. 4 участокка 380 сайлаучы килергә тиеш иде.

"Аппак, Кәләй, Иске Михайловка һәм Мәмәт авыл җирлекләрендә  4 сайлау округы буенча 15 кандидат теркәлгән", – диде Әлмәт районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Кузьмина.

Мәмәт авылында бер депутат мандаты азат ителде. Аңа 3 кеше дәгъва итә. 92 сайлаучы тиешле кандидатны сайларга тиеш. Пандемия чикләүләреннән бирле сайлау участогына бару кагыйдәләре элеккечә калды. Башта граждан металл эзләгеч рамкасы аша узды, аннары температураны үлчәп, саклану чаралары һәм ручка бирелде.

"Аннан соң сайлаучы участокка узып, анда паспорты белән бюллетень ала, имза куя", – диде 849 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Сафина.

Урамда сайлаучыларны концерт һәм чәй өстәле көтә иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса