Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә музыкаль ярыммарафон узды

Чара җиденче тапкыр уза.

10 сентябрь көнне Тимерман сериясенең традицион музыкаль старты  булды. Бу - Татарстан республикасында бөтен дистанциядә музыка белән үрелеп баручы бердәнбер старт. 

Әлмәт музыка ярыммарафоны нефтьчеләр мәйданында старт алды. Башта бәйрәмнең иң кечкенә вәкилләре TIMERKIDS дистанциясен йөгерделәр, аннары катнашучылар 3 чакрымга йөгерделәр, ә 10 һәм 21.1 км төп дистанцияләренә старт 12:30 сәгатьтә бирелде.

Әлмәт ярыммарафонының үзенчәлеге- музыкаль озату. Спортчылар һәм җанатарларны дистанция буенча музыкаль төркемнәр шатландырды.

Финишта һәр катнашучы, нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, истәлекле медаль алды, иң мөһиме - вакыт лимитына сыешу иде.

Ярыммарафон маршрутында булган йортларда яшәүчеләр арасында да җанатарлар ярышлары узды. 

Узган елларда катнашучылар дистанциядә музыкаль ярдәмнең көч бирүен, озаграк арымаска һәм шәхси нәтиҗәләрен яхшыртырга ярдәм итүен билгеләп үтте.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса