Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ышанычлы адымнар белән - дүртенче миллиардка таба

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе тантаналы төстә предприятие юбилеен билгеләп үтте.

Иң өлкән идарә һәм «Татнефть» компаниясенең флагман предприятиесе менә инде 70 ел дәвамында илебез нефть сәнәгатен үстерүгә саллы өлеш кертә.

Шушы тарихи дәвер эчендә «Әлмәтнефть» өр-яңа тех-нологияләрне, инновацион чишелешләрне производствога кертү полигоны һәм чын мәгънәсендә кадрлар чыныктыру үзәге булды. Ә төп кыйммәт булып биредә һәрвакытта да кешеләр - югары һөнәри осталыкка ия булган коллектив торды.

Барыннан да элек бәйрәм «Әлмәтнефть»нең ветераннары һәм бүгенге хезмәт-кәрләре хөрмәтенә оештырылган иде. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бәрабәренә идарә бөтен СССР күләмендә нефть чыгару тармагында лидер булды һәм хәзер дә производствода яңадан-яңа җиңүләр яулавын дәвам итә. Хөрмәтле затларны үз карьерасын шушы идарәдә башлаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

- Минем өчен бу дулкынландыргыч очрашу, чөнки миңа шушы коллективта эшләү, беренче күнекмәләрне биредә алу бәхете насыйп булды. Тәүлегенә 2 мең тоннага якын нефть бирә торган 35 скважинадан башлап, бүген «Әлмәтнефть» 630 миллион тонна кара алтын чыгаруга иреште. Бу - үсеш юлында гаять зур адымнар. Нефтьчеләрнең һәр буыны эштә үз кыенлыклары, катлаулы вәзгыять белән очраша. «Татнефть» компаниясе аларны уңышлы хәл итеп килә. Бу яктан аңа актив фәнни-уйлап табучылык, рационализаторлык эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохитны саклау буенча җитди эш, хезмәткәрләрне укыту, инициативаны хуплау, яшьләргә, гаиләләргә һәм хезмәткәрләрнең балаларына һәрьяклап ярдәм итү, спортны һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә торган тарихи ныклы кадрлар сәясәте ярдәм итә, - дип ассызыклады Фәрит Хәйруллович.

 

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын укыды һәм «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең шәһәр инфраструктурасын һәм иҗтимагый киңлекләрен үстерүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте, нефтьчеләргә җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
 

Бүләкләнүчеләр арасында «Әлмәтнефть» ветераны - идарәдә 38 елдан артык эшләгән Нина Рассохина да бар иде. Туган предприятиесенә булган мәхәббәте аңа хезмәттә зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән.

- Мин «Әлмәтнефть»тә эшләвем белән һәрвакыт горурландым, минем өчен биредә һәр көн бәйрәм булды. Кайвакыт соңга калып эшләргә туры килә иде, әмма компания һәрвакыт заман белән бергә атлады, безне инновацион технологияләр белән тәэмин итте, хезмә-тебезне җиңеләйтте. Хәзер дә предприятиенең ветераннар оешмасы мине онытмый. Төрле чараларга чакырып торалар. Һәрвакытта да катнаша алмасам да, коллективым белән элемтәне югалт-мыйм, - дип сөйләде ул.

Ветераннарны һәм бүгенге хезмәткәрләрне «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов котлады һәм нефть тармагындагы әйдәүче идарәнең бүгенге һәм киләчәк җиңүләренә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

- «Әлмәтнефть» күп мең-ләгән нефтьчеләр өчен тормыш мәктәбе, һөнәри җитлегү урыны булды. Алар белән «Татнефть» кенә түгел, бөтен ил горурлана. Бүген әлмәтлеләрнең яңа буыны зур тату командабыз сос-тавында үз элгәрләренең хезмәт традицияләрен дәвам итә һәм тагын да ишәйтә. Коллектив ирешелгәннәрдә тукталып калмый, хәзер без ышанычлы адымнар белән дүртенче миллиард тонна нефтькә таба атлыйбыз.

«Әлмәтнефть» идарәсе калабызны төзекләндерүгә дә саллы өлеш кертте. Ветераннар һәм бүгенге хез-мәткәрләр район башлыгы Тимур Нагумановтан да эчкерсез рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

- Нефть белән барлыкка килгән һәм үсеп килүче яшь шәһәребезнең бөтен тарихы «Әлмәтнефть» идарәсе белән тыгыз бәйләнгән. «Татнефть» хәзер без барыбыз да яшәргә хыялланган якты, матур киләчәкне булдыра. Ветераннарга һәм нефтьчеләрнең хәзерге буынына җирлегебезне үстерү юлында башкарган эшләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм, - дип сүзен йом-гаклады Тимур Дмитриевич.

«Әлмәтнефть»кә 2005-2016 елларда җитәкчелек иткән Миргазиян Таҗиев та коллективны күркәм дата белән тәбрикләде. Сөйләвенә караганда, кыенлыклар нефтьчеләрне һәрвакыт озата барган, әмма аларның югары һөнәри осталыгы авырлыкларны намус белән җиңеп чыгарга ярдәм иткән.

- Без алдынгы хезмәткәр-ләребез белән горурланабыз. «Татнефть»тә эшләүче династияләргә аерым зур хөрмәт күрсәтелә. Мисал өчен, Зиминнар биредә һаман да эшләүләрен дәвам итәләр, хезмәт стажлары җәмгысе 870 ел, ә Капитоновларныкы - 480 ел. Бу гаиләләр үзләрен нефтькә багышладылар, һәм шушындый коллектив белән җитәкчелек итү минем өчен зур дәрәҗә булды, - дип билгеләп үтте Миргазиян Зәкиевич.

Бүген «Әлмәтнефть» идарәсе Җәмил Гыйрфанов җитәкчелегендә эш-ләвен һәм үсүен дәвам итә. Бәйрәм ахырына таба ул үз командасын тәбрик итте һәм предприятиенең камилләшүендә хезмәткәр-ләрнең өлеше гаять зур булуын ассызыклады.

- 70 еллык юбилей - истәлекле дата. Ул производствоның һәм коллективның тотрыклылыгын, ышанычлылыгын раслый, иң катлаулы вакытларны кичергән предприятиенең алдагы язмышы уңышлы булачагына өмет уята. Хез-мәткәрләребезнең югары профессионализмы, бай тәҗрибәсе һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе бүген дә алга куелган бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Җәмил Гыйрфанов.

Бу көнне «Әлмәтнефть» идарәсе ветераннары һәм хезмәткәрләре өчен сәхнәдә иң талантлы артистлар чыгыш ясады. Тантаналы шартларда нефтьчеләргә дәүләт, ведомство һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды. Шулай ук хезмәткәрләр һәм кунаклар фотокүргәзмә аша идарәнең данлы үткәннәрен хәтерләрендә яңарта, Ленин орденына, Кызыл байрак-ларга карап хозурлана һәм яңа батырлыкларга рухлана алдылар.

 

Арина Сафина

 

Реклама хокукында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса