Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп башына утыртканнар

Әлмәттә яшәүче бер ир ике миллион сумга якын акчасыннан колак каккан.

Интернет аша торбалар сатып алырга теләгән 41 яшьлек эшмәкәр социаль челтәрләрдә бик яхшы ташлама белән металл эшләнмәләр сатып алырга мөмкин булуы турында хәбәр күрә һәм шунда ук сатучы белән элемтәгә керә. Сатучы складның Әстерхан өлкәсендә булуы сәбәпле товарны тиешле адреска китереп бирә алмаячакларын әйтә. Әлмәтле йөк ташулар белән бәйле түләүле сайтта йөкне Лениногорскига кайтару җаен таба. Тиздән аңа шалтыраталар һәм үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Ир хезмәт өчен түли һәм торбаларны төяүнең видеоотчетын җибәрүләрен сорый. Тик аңа интернет эшләмәвен сылтау итеп, видео җибәрүдән баш тарталар. Шулай да ир сатучыга торбалар өчен 1 857327 сум акча күчерә. Күпмедер вакыт узганнан соң аңа өзеклек килеп чыгуы турында хәбәр итәләр. Янәсе, резиналары шартлаган, тәгәрмәч алыштыралар. Шикләнгән ир торак пункт исемен әйтүләрен сорап шалтыратса, кыска гудоклар гына ишетә. Алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Әлмәт эчке эшләр бүлегендә җинаять эше кузгаталар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса