Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды

Әлмәт районында 2022 уку елында 1 сыйныфка 3 меңнән артык беренче сыйныф укучысы барачак, шуларның 150гә якыны хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ.

Безнең республикада күп еллар инде яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрү традициясе бар.

Акөияне Татарстанда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге  оештыра.

Әлмәт районында 2022 уку елында 1 сыйныфка 3 меңнән артык беренче сыйныф укучысы барачак, шуларның 150гә якыны хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ.

Безнең шәһәрдә игелекле эшләр эстафетасын мәгариф идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, социаль яклау идарәсе, башкарма комитет, спорт берләшмәләре, депутат корпуслары, шулай ук шәһәр һәм район предприятиеләре һәм учреждениеләре ярдәмендә башкарыла.

17 август көнне «Сәламәтлек» паркында аз тәэмин ителгән, күп балалы, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрдәге балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа рюкзаклар һәм җыелмалар тапшыру тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов чыгыш ясады. Ул битараф булмаган барлык кешеләргә ярдәм итүләре  өчен рәхмәт белдерде.

"Хөрмәтле ата-аналар һәм кадерле балалар. Район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән мин сезне сәламлим. 8 ел инде республикада бу акция үткәрелә, аның ярдәмендә һәр җитәкче үзен күрсәтә һәм балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итә ала. Меценатларга башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Балаларга мөмкин кадәр күбрәк яхшы тәэсирләр телим. Сез-безнең киләчәгебез, без  һәрвакыт кайгыртырга әзер", - дип котлады Айдар Каюмов.

Бәйрәм кунаклары бөтен программа дәвамында булачак беренче сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар балаларга белем, сабырлык, сәламәтлек һәм яңа дуслар табарга теләделәр.

Бәйрәм мәйданчыгында аниматорлар эшләде, мастер-класслар оештырылды, концерт номерлары белән «Сәләт» бию театры, саксофончы Борис Артемьев, бөтенроссия, халыкара һәм республика конкурслары лауреатлары Азалия Шәрифуллина, Анастасия Степанова һәм Әминә Лотфрахманова чыгыш ясады.

Балаларга ярдәм итәргә теәүчелә "Ярдәм итәргә әзер" дип, gotovpomoch2022@mail.ru электрон почтасына яза аласыз. 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса