Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть»тә яңа билгеләнү

Икенчел ресурслар идарәсе башлыгы билгеләнде.

«Татнефть» нең икенчел ресурслар идарәсе башлыгы итеп Михаил Швецов билгеләнде. Моңа кадәр ул үзәк директорының корпоратив фәнни үзәкләр белән эшләү буенча урынбасары булып эшләгән. Бу хакта «Нефть хәбәрләре» хәбәр итә.

Михаил Швецов 1975 елда туган. Белеме-югары. Хезмәт эшчәнлеген "Татнефть"тә 1995 елда "Әлмәтнефть" идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып башлый, 1998 елда шул ук идарәнең  прокат-ремонт цехының нефть промыселы җиһазлары остасы була.

"2000-2003 елларда-технологик сыеклыкны әзерләү һәм кудыру буенча Әлмәт цехы башлыгы, 2003-2010 елларда – «Татнефть»нең әйдәп баручы инженеры, техник бүлеге башлыгы урынбасары, 2011-2012 елларда – «Татнефть»нең сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе башлыгы урынбасары. 2012 елдан 2021 елга кадәр «Татнефть» компаниясенең Бөгелмә механика заводы директоры вазифасын башкарды, – дип хәбәр ителә "Нефтяные вести" газетасында.

 

 

Фото: «Нефтяные вести» газетасыннан скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса