Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлегә аек булмаган хәлдә машина йөрткән өчен 230 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде

Хөкем ителүче ике тапкыр аек булмаган хәлдә автоинспекторларга эләгә.

2 елга ирегеннән мәхрүм итү яки 300 мең сум күләмендә штрафмы? Әлмәт шәһәр судында исерек килеш автомобиль йөртү турындагы эшне карадылар. Хөкем ителүче исерек хәлдә руль артында  ике тапкыр автоинспекторларга эләгә, беренчесендә дә, икенче очракта да алкотестер тискәре нәтиҗә күрсәтә. Ике тапкыр да хөкем ителүче медицина тикшерүеннән баш тарткан.

«Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен ортопедик корсет сатып алды», - дип билгеләп үтә адвокат.

Хөкем ителүчене беренче тапкыр машина йөртү хокукыннан 2020 елда мәхрүм итәләр. Инде янә шул ук җинаятьне кыла – руль артына тагын исерек килеш утыра.

«Алкотектер 0 промиль күрсәтте. Хөкем ителүче наркотик та кулланган. Шуңа күрә аңа наркологиядә медицина тикшеренүе үтәргә тәкъдим итәләр, тик ул баш тартты. Шуңа күрә беркетмә төзелде, шуңа бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылды», – дип хәбәр итте Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Альбина Исхакова.

Эшне туктату турындагы үтенечнамәдән тыш, тагын берсе – аны аерым тәртиптә карау иде. Яклау һәм гаепләү суд игътибарын гаепләнүченең якын туганнарының сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерә.

Якларның дәлилләрен тыңлап, тәнәфестән соң суд үз карарын чыгарды.

"Аңа җирле үзидарә органнары билгеләгән урыннарда 230 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләргә һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлекне тагын 2 елга тыярга",- дип хөкем карары чыгарды судья.

Якларның шикаять бирергә 10 тәүлек вакыты бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса