Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгының элеккеге киңәшчесе төбәк башкалалары мэрлары рейтингына керде

...

Уфа администрациясе башлыгы Ратмир Мәүлиев Россия төбәкләре башкалалары мэрларының илкүләм рейтингындагы беренче төркемгә керде. 2022 елның июнь һәм июле нәтиҗәләре буенча ул 14нче урынны яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән тыш, ил субъектларының барлык башкалалары җитәкчеләре «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә үткәргән тикшеренү объекты булды.

  • Ратмир Мәүлиев 2016 елның апреленнән Татарстанда Әлмәт районы башлыгының инвестиция буенча киңәшчесе булып эшли. 2019 елның мартында Нефтекамск администрациясе башлыгы итеп сайлана. 14 февральдә Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса