Әлмәт районында «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 9 хокук бозу очрагын ачыклады
25 транспорт чарасы тикшерелде.
Әлмәт районында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» профилактик операциясе үткәрелде, дип хәбәр итә ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге.
Мотоцикл һәм мопед йөртүчеләрне ачыклауга аерым игътибар бирелде.
Махсус чара барышында инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагын ачыклады. Штрафстоянкага 1 мотоцикл һәм 2 мопед куелган.
Фото: ЮХИДИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа