Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Һөнәри осталык - ул һәр көнне кичәгегә караганда яхшырак эшләү»

«ТаграС-РемСервис» белгечләре Әлмәт дәүләт нефть институтының нефть һәм газ скважиналарын бораулау кафедрасы студентлары өчен экскурсия үткәрделәр.

Булачак нефть сәнәгате хезмәткәрләре - нефть институтының өченче һәм дүртенче курсларында белем алучылар компаниянең эшчәнлеге, корпоратив кыйммәтләре, уңыш-казанышлары, биредәге хезмәт шартлары һәм җитәкчелек белән танышу мөмкинлегенә ия булдылар.

«ТаграС-РемСервис»та үткә-релгән Ачык ишекләр көне яшьләргә киләчәктә эш урыны сайлаганда зур ярдәмче булачак.

Чара компаниянең мөһим участокларыннан берсе - профилактикага өйрәтү мәйданчы-гында узды. Сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне саклау һәм экология бүлеге начальнигы Артем Соловьев студентларга куркыныч хезмәт алымнарын һәм производствода килеп чыгу ихтималы булган штаттан тыш хәлләрне күрсәтте, тәгаен мисалларда саклану ысуллары һәм чаралары турында сөйләде, шулай ук «ТаграС-РемСервис» компаниясе өчен һәр хезмәткәрнең иминлеге һәм сәламәтлеге аеруча кыйммәт булуын ассызыклады. Моннан тыш, АГНИ студентлары производство хезмәте күрсәтү цехын, скважина эчендә килеп чыккан хилафлыкларны бетерү участогын карадылар, предприятие тарихын тыңладылар, экспертлар белән катламны гидравлик аеру процессын үткәрү, арканлы-контейнерлы, колтюбинг технологияләре һәм компания эшчәнлегенең башка перспектив юнәлешләре турында әңгәмә кордылар.

«ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ директоры Айрат Закиров белән очрашу экскурсиянең кульминацион ноктасы булгандыр. Җитәкче студентларга компаниянең казанышлары һәм перспективалары турында сөйләде, шулай ук биредә яшь хезмәткәрләргә тиз адап-тацияләшү, һөнәри компетенцияне күтәрү һәм шәхси үсеш өчен тудырылган шартлар турында бәян итте. Айрат Фикусович предприятиенең базарда уникаль булуын аерым билгеләп үтте, чөнки ул скважинаның тулы яшәеш циклын үз эченә алган барлык эш төрләре белән диярлек шөгыльләнә. Шул ук вакытта эшчәнлек территориясе бөтен Урал-Идел буен колачлый, ә эшләрне башкару сыйфаты елның-елында илебезнең эре заказчылары - нефть чыгару оешмалары, иң беренче чиратта «Роснефть» компаниясе рейтингларында алдынгы урыннарны биләү мөмкинлеге бирә. Болар барысы да компаниянең алга таба үсеше, яңа территорияләрне яулау, нефть сервисы хезмәтләре базарында позицияләрне ныгыту, димәк, хезмәткәрләрнең тотрыклылыгы өчен зур мөм-кинлекләр күрсәткече булып тора. Җитәкче сүзләренчә, яшь белгечләрнең үзләреннән бары белем һәм тормышка дөрес мө-нәсәбәт кенә таләп ителә.

- Югары дәрәҗәдәге осталык һәм тәҗрибәгә ия булу өчен, беренче чиратта, белем нигезе кирәк. Калганнары шуңа өстәлә генә бара. Шулай ук икътисадны аңлау зарур. Әмма тагын да мөһимрәге - кирәкле мәгълүматка ия булу һәм даими рәвештә уку һәм камилләшү теләге. Һөнәри осталык - ул һәр көнне кичәгегә караганда яхшырак эшләү. Мондый хезмәткәрләрне җитәкчеләр һәрвакыт күрә, бу карьера үсешендә һәм керем дәрәҗәсендә дә чагылмыйча калмый, - дип йомгак ясады Айрат Закиров.

Алга таба студентлар «Таг-раС-РемСервис» хезмәткәрләре белән аралаштылар һәм компания хакындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Күпләр билгеләп үткәнчә, барлык производство процесслары турында грамоталы, кызыклы итеп бирелгән мәгълүмат аларны нәкъ менә шушы предприятиене киләчәктә эш урыны итеп сайлау өстендә уйланырга мәҗбүр иткән. Ә АГНИ укытучысы, техник фәннәр кандидаты, нефть һәм газ скважиналарын бораулау кафедрасы доценты Алия Шәйхетдинова мондый чараларның укучыларга лекцияләрдә генә ишетә торган производство үзенчәлекләрен күрсәтеп, аларның белем дәрә-җәсен күтәрергә, шулай ук булачак эш бирүче белән якыннан танышырга, үзләренең булачак һөнәрләре турында объектив күзаллау булдырырга ярдәм итүен ассызыклады.

 

Арина Сафина

 

Реклама хокукында

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса