Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр иминлеге сагында

27 мартта Росгвардия хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.

2016 елның 3 июлендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре дәүләт һәм җәмәгать иминлеген, кешеләр һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен  саклау бурычын үти.

Хокук саклау органнары бе-лән берлектә Росгвардиядә хезмәт итүчеләр терроризм, экстремизм һәм оешкан җинатьчелек белән дә көрәш алып баралар. Мөһим дәүләт объектлары, йортлар, фатирлар аларның ышанычлы сагы астында. Росгвардиячеләрнең хезмәте белән якыннанрак танышу максатында без Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе, майор Размик Кюрегян белән очрашып әңгәмә кордык.

- Размик Лёваевич, сез җитәкчелек иткән бүлек хезмәткәрләре алдына бүген нинди бурычлар куела?

- Бүлек хезмәткәрләре килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклый. Росгвардиячеләрнең төп бурычы - хәвеф сигналын алу белән шул сигнал килгән адреска мөмкин кадәр тиз арада барып җитү. Әлмәт җирлегендәге 600 дән артык объект, 900 ләп фатир, гражданнарның 500 ләп милек саклау урыннары безнең ышанычлы сагыбыз астында. Бүлегебездә барлыгы 51 хезмәткәр исәп-ләнә. Аларның оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә сак астындагы милекне талауга юл куелмый. Әйтергә кирәк, патруль хезмәте вакытында тәртип бозу очраклары да ачыкланып, тиешле чаралар күрелеп тора.

- Сезне, Әрмәнстан егетен, Әлмәт кайсы ягы бе-лән үзенә тартып китерде? Биредә кайчаннан бирле хезмәт куясыз? Еллар дәвамында структурагызда нинди үзгәрешләр булды һәм аларның нәтиҗәләре нәрсә күрсәтте? Шулар турында тулырак сөйләп китсәгез иде.

- Әлмәтне бик яратам. Минем барлык туганнарым биредә гомер кичерә. Үзем 1987 елны Ленинакан каласында тудым. 2011 елны ТИСБИның Әлмәт филиалын тәмамладым һәм шул ук елдан башлап 11 ел дәвамында шушы системада хезмәт итәм. Әлбәттә, башта стажировка уздым, ведомстводан тыш сак бүлеге пунктында кизү тордым, өлкән инженер булдым һәм 2016 елны мине шушы пунктның начальнигы итеп куйдылар. Алга таба взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелдем, ә 2020 елны Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе Әлмәт районы бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр. Һөнәребез бик кызыклы, коллективыбыз тату, шулай да хезмәтебез җиңелләрдән түгел, ул тормыш өчен берникадәр куркыныч та тудыра. Хәвеф төймәсенә килгән сигнал буенча ярдәмгә ашыгучы экипажның нинди көтелмәгән хәлләргә юлыгасын беребез дә алдан белми. Шуңа күрә дә һәрбер чакыруга безнең хезмәткәрләр тулы әзерлектә, махсус экипировка белән чыга. Бронежилет, каска, хәрби корал, махсус средстволар булуы зарур. Эчке эшләр идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар безгә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Шәһәрдә патрульлек итәбез. Урамнарга көн саен өч экипаж патрульгә чыга. Төнлә дә шулай. Максатыбыз уртак - халкыбыз имин булсын, тыныч йокласын.

- Росгвардиягә эшкә урнашырга теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә була һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Безнең бүлеккә килеп гариза язарга була. Структурабызга армия сафларында хезмәт итеп кайткан гражданнар кабул ителә. Иң беренче чиратта хәрби медицина комиссиясе узарга, аннары берничә ай бүлектә стажировка үтәргә кирәк булачак. Алга таба, махсус курсларда укып белем алып кайтканнан соң, хезмәт итә башларга да мөмкин. Росгвардиядә хезмәт стажы шушы көннән исәпләнә башлый. Ә офицер дәрәҗәсендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен техник яки юридик югары белемгә ия булу кирәк. Росгвардиядә хезмәт итүчеләргә каралган ташламалар да шактый саллы. Шулай да иң мөһиме - хезмәт итү теләге. 

- Эшегез катлаулы һәм җаваплы. Буш вакытыгыз каламы? Гаиләдә сезне аңлыйлармы?

- Әйе, хезмәтебез бик зур җаваплылык сорый. Минем шәхсән буш вакытым юк дәрәҗәсендә. Шулай да табарга тырышам. Гаилә минем өчен бик изге нәрсә. Өйгә кайтып, өч балам белән уйнап һәм тормыш иптәшемне кочып килсәм - мин үземне бик бәхетле кеше итеп тоям. Һөнәри бәйрәмебез якынлашкан көннәрдә бүлегебездә хезмәт итүче коллегаларымны, хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйсым килә. Аларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим. Илебез күге аяз, тормышыбыз тулы һәм бәхетле булсын.

- Размик Лёваевич, әң-гәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә дә хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар һәм карьера үсеше теләп калабыз.

- Рәхмәт.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса