Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полициясе хезмәткәрләре административ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык турында кисәтә

Кечкенә генә штрафны түләмәү дә  җәза белән яный.

Май бәйрәмнәрендә Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек ир-ат җәмәгать урынында булганда, дуслары компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Полиция хезмәткәрләре аңа  беркетмә төзегән. Берничә атнадан соң хокук бозучы озак командировкага китә. Эше күп була, түләнмәгән штраф турында ул оныта. 

Август аенда аны тоткарлыйлар. Икенче көнне үк суд була. Ирне «административ җәза үтәүдән качу» буенча хөкем иткәннәр. Судья аны 5 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарган.


Әлмәттә мондый очраклар аз түгел. 2021 елда эчке эшлер бүлеге хезметкәрләре 259 кешеге беркетмәләр төзегән: аларның 149ы – административ кулга алулар, 96сы – штрафлар, тагын 14е-мәҗбүри эшләр. Ә хәзерге вакытта 141 кеше штраф түләмәгән өчен дә җәлеп ителергә мөмкин.


- Еш кына хокук бозучылар штраф санкциясе турында оныталар. Кемдер эш күп булып, штрафлар турында онытуын әйтә, - дип билгеләп үтә административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Юлия Волкова.


Ул хәбәр иткәнчә, иң яхшы очракта мондый гражданнарга беренчел суммадан икеләтә күләмдә кабат штраф түләргә туры киләчәк, иң начары – аларны 15 тәүлеккә кулга алырга яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләргә мөмкиннәр. Юлия Волкова хөкем карары законлы көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләүне башкарырга кирәклеген искәртте. Шушы вакыт узгач та, полиция 3 ай дәвамында (90 тәүлек) РФ КоАП 20.25 статьясы буенча кешене җәлеп итәргә хокуклы. Моннан тыш, мәгълүматлар федераль суд приставлары хезмәтенә дә җибәрелә.


Юлия Волкова башка җиргә китүнең  штраф түләүгә нигез булмавын аңлатты. Хокук бозучы ниндидер сәбәпләр аркасында моны эшли алмый икән, ул туганнарыннан ярдәм сорый ала. 


Бурычлыга яисә аның туганнарына бурычын түләү өчен Мәрҗани урамы, 84,  109 кабинетта урнашкан административ законнарны үтәү бүлегенә килергә кирәк.  Монда квитанция бирәчәкләр. Эшне судка җиткермәү өчен шул ук кабинетка инде түләнгән квитанцияне китерергә кирәк. Бу мәгълүматлар базасында «түләнде» дигән тамга кую өчен кирәк.


Административ штрафыгыз булса, 8(8553) 39-24-03 номеры буенча тикшерегез. Эчке эшлер бүлегенең  109 кабинетында штрафлар турында бөтен мәгълүматны белергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса