Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Дала Зәе елгасы аша күпер ачылды

Түбән Мактамада Дала Зәе елгасы аша вакытлыча юл төзелеше тәмамланды.

Яңа күпер буенча транспорт хәрәкәте  башланды инде. Дөрес, җиңел автомобильләр генә йөри ала.

Төп күперне авария хәле аркасында 11 май көнне үк яптылар. Мондый карарны «ГЛАВТАТДОРТРАНС» кабул итте. Юл участогы «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасына кертелгән: биредә капиталь ремонт ясалачак. Социаль челтәрләрдә машина йөртүчеләр урау юлның күп вакыт биләвенә – бензин чыгымы артуына зарланды. Тайсуган һәм Нәдер аша альтернатив юлларның сыйфатыннан барысы да канәгать түгел.

Башкарма комитет вакытлы күпер төзү турында карар кабул итте.

Төзелеш җәй башында башланды. 25 метр озынлыктагы металл конструкция шул рәвешле проектланган ки, ул язгы ташуларга, сезонлы  климат шартларына түзәргә сәләтле.

Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, юлны күтәртүләрен, язгы ташу вакытында бу ысул аны саклап калачагын әйтеп үтте. Моннан тыш, күпер өслегенә агачтан эшләнгән материал җәю кышкы чорда бозлавыктан сакларга тиеш. 


– Бүгенге көндә юл файдалануга тапшырылды – кирәкле документлар һәм актлар имзаланды. Аннан тыныч кына файдаланырга була, - дип билгеләп үтте Денис Васильевич.

Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, конструкция күп дигәндә 3,5 тоннаны күтәрергә сәләтле. Бу йөк транспорты хәрәкәтенә комачаулый. Күпер янында габарит капкалар урнаштырылган - 2,5 метрдан биегрәк  машиналар уза алмый.

Төп күпергә килгәндә, хәзер аны проектлау дәвам итә. Ремонт эшләрен киләсе елда башлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса