Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә урман хуҗалыгы җитәкчесе алышынды

14 майдан җитәкче итеп Рушан Мөхәммәтшин билгеләнде.

«Әлмәт урманчылыгы»  җитәкчесе итеп Рушан Мөхәммәтшин билгеләнде. Бу хакта шәһәр хезмәтләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Рушан Каюмович урман эше өлкәсендә профессионал, профильле белеме дә, урта махсус һәм югары белеме дә бар", - диде район башлыгы.

Рушан Мөхәммәтшин 1975 елның 23 декабрендә Кукмара муниципаль районының Югары Өскебаш авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы-техникумын (хәзер – Лубян урман-техник колледжын) һәм Мари дәүләт техник университетын (Идел буе дәүләт технология университеты) тәмамлаган.

Рушан Мөхәммәтшинның эш стажы 28 ел, шул исәптән урман тармагында-16 ел. Хезмәт эшчәнлегендә Мамадыш урман хуҗалыгының Соколка урманчылыгы ярдәмчесе, урманнан файдалану буенча инженер, урманны саклау һәм яклау буенча инженер, Чирмешән урман хуҗалыгының баш урманчысы, Чирмешән урман хуҗалыгының Светлогорск урманчылыгы урманчысы, «Чирмешән урманчылыгы» җитәкчесе  урынбасары булып эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса