Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкның үлемсезлеге – телендә

Туган тел - һәрбер халыкның төп хәзинәсе. Тел – ул рухи мирас, тәҗрибә. Ана теле аша балалар үз халкының мәдәнияте, аның рухи һәм әхлакый кыйммәтләре белән таныша. Халыкның туган телгә булган мәхәббәтен бәяләп, аның гражданлык позициясен дә күрергә була.

Ватанга булган мәхәббәтне дә туган телдән башка күз алдына китереп булмый. Минемчә, һәр цивилизацияле кеше үз туган телен белергә тиеш. Беренчедән, бу рухи дөньяны баета, икенчедән, үз телеңне яхшы белү башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтә. Әлмәтлеләр дә шулай уйлый микән? Алар өчен туган тел нәрсә ул?

Рәфкать Шаһиев, 52 яшь
Беренчедән, туган тел - җанга рәхәтлек бирә торган әйбер. Мин аралашмыйча да, укып, кемнеңдер укыганын, сөйләгәнен тыңлап та рәхәтлек ала алам. Шуңа күрә мин телгә аралашу коралы дип карамас идем. Икенчедән, сакларга дигән нәрсәне бик дөрес кабул итеп бетермиләр, шулай калыбка гына кергән. Саклана торган бик күп әйберләр бар, мәсәлән, музейда чабата эленеп тора, менә ул саклана һ.б. Ләкин алар тормышта кулланылмый. Әгәрдә тел гамәлдә йөрсә, аның ихтыяҗы булса, ул яшәвен дәвам итә. Күбесе тел өйдә сакланырга тиеш ди. Гаиләдә тәрбияләнергә тиеш инде ул, ләкин мин өйдә бик матур җырлыйм икән, мине бит конкурска алып бармыйлар, чөнки ул кысага туры килми. Мин аксак карга кебек сикереп биим икән өйдә, минем өчен ул матур, өй өчен ярый, әмма ул халык арасына чыкмый. Өйдәге тел дә шулай ук халык арасына чыга торган тел түгел, шуңа күрә дә аны кухня-бытовой тел дип атыйлар. Аны озак саклап булмый. Шул ук алма белән чагыштырсаң: аны күпме генә сакласаң да, ул барыбер эчери, ә аның тышы эчерсә, аны шунда ук ташлыйлар, орлыгын да алмыйлар. Ә аннан кайнатма ясасаң, орлыгын алып утыртсаң, шул вакытта гына файдасы тия. Нәтиҗә: тел гамәлдә йөрсә генә, яшиячәк, сакланачак.

Раилә Галимҗанова, 28 яшь
Минем өчен туган тел - ул сүзтезмә генә түгел. Туган тел - әни сөте белән кергән тел. Ул йөрәктә, күңелдә яши торган тел. Берәр ят шәһәргә яки илгә барсаң, анда чит кешедән үз туган телеңне ишету - күңелгә май кебек ята, йөрәкне җылыта һәм ул чит кеше сиңа бик якын кеше булып тоела. Шулай ук туган тел - ул минем өчен әти-әни, авыл, әби-бабай, сарай, тәмле чишмә суы, чирәмнән ялан тәпи йөгерү... Туган тел - минем бар дөньям, байлыгым, тарихым!

Мансур Сәлахов, 17 яшь
Туган, газиз тел – татар теле. Бу телдә минем телем ачылган. Теләгем, телне югалтмыйча, аны үстереп, киләчәктә балаларым белән дә татар телендә сөйләшеп, аларга туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Лилия Хәбибуллина, 45 яшь
Туган тел минем өчен – балачак иле, гореф-гадәтләр. Кызганычка каршы, хәзерге татар милләтеннән булган ата-аналар, аралашу өчен күбрәк рус телен сайлыйлар. Татар теле онытылмасын иде.

Гөлназ Сәгетдинова, 36 яшь
Туган тел - ул әби-бабайлардан калган мирасыбыз, әти-әниләрдән күчкән тәрбия, һәм балаларыбызның киләчәге. Аларның киләчәге нинди булуы бездән генә тора. Шуңа күрә, туган телгә карата мәхәббәт, ихтирам кебек сыйфатларны балаларга сендерү бик мөһим һәм кирәк дип уйлыйм.

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса