Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурычы булган татарстанлыларга социаль түләүләр бирелмәячәк

Узган ел ахырында ТР норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде.

Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча Идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

 2020 ел ахырында Татарстан республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм мәҗбүри башка түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта күрсәтелә.

Бурычлар турында мәгълүматны социаль түләүләрне гамәлгә ашыручы органнар, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын (СМЭВ) кулланып, салым органнарыннан, конкрет суммалар күрсәтмичә, электрон рәвештә алырга мөмкин. Хәтта иң минималь сумма да бурыч булып санала.


Салым органнарыннан социаль түләүләр алучыларга бурычлар булу турында беренчел мәгълүмат алынганнан соң, түләүләрне туктатып тору турында хәбәр  җибәрелә.

Булган бурычларны түләп бетергәндә, хәбәр итү датасыннан 90 көн эчендә социаль түләүләрне яңадан бирү турында Карар кабул ителә, шул ук вакытта түләүләр аларны бирү туктатылган айларда да башкарыла.


Мөһим! Социаль яклау органнарының салым органнары белән үзара хезмәттәшлеге бары тик электрон рәвештә генә гамәлгә ашырыла, бу органнарга әҗәтләрне кәгазьдә түләү турында белешмә яки квитанцияләр бирү таләп ителми.


Оешма җитәкчесе статусы булган физик затлар өчен административ хокук бозу өчен түләнмәгән штрафлар да бурыч булып тора.


Салым бурычлары турында тулы белешмәләр салым органнары тарафыннан бирелә торган салым, җыемнар, иминият кертемнәре, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турындагы белешмәдә чагыла.


Кәгазьдә белешмәне яшәү (теркәлү) урыны буенча инспекциядә алырга мөмкин.

 

Салымнар буенча бурычларны онлайн режимда Россия Федераль салым хезмәте сайты (ФЛНЫҢ шәхси кабинеты һәм ИП, «салым һәм пошлиналар түләү» сервисы) һәм аларның мобиль кушымталары аша; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында түләп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса