Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» мотор майлары чыгара башлый

Узган ел компания тараыннан 26 млн. тонна нефть чыгарылган, 13 млн.тонна чимал эшкәртелгән, өч яңа җайланма эшли башлаган.

«Татнефть»нең предприятиесе «Танеко» агымдагы елда мотор майлары чыгару буенча яңа завод эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Әлмәттә узган хезмәт коллективы конференциясендә белдерде.


Производствода барлык продукция линейкасын да чыгарачаклар. Маганов сүзләренә караганда, барлык продукция дә сыйфатлы булачак. «Бу безнең базарда булган иң яхшы продукция», - дип билгеләп үтте ул.


Шулай ук беренче тәҗрибә-сәнәгать гидроконверсия җайланмасын да производствога кертү планлаштырыла. Бу җайланма, Маганов сүзләренчә, югары үзле нефтьне тирәнтен эшкәртү өлкәсендә «алга китеш» һәм Россия Федерациясендә илебез технологиясе буенча эшләнгән беренче җайланма булачак.


Аны урнаштыру калдык чималның конверсиясен 95% ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә калдыкларны конвертацияләү процессларының гамәлдәге күрсәткечләреннән шактый югары.
Җыелышта Маганов 2020 елга нәтиҗә ясады. Узган ел, аның сүзләренә караганда, 26 млн.тонна нефть чыгарылган, 13 млн. тонна чимал эшкәртелгән, өч яңа җайланма кертелгән.


Мәганов компаниянең Россиядә 2020 елда пандемия шартларында җитештерү күләмен арттыра алган һәм 5 млн.тоннадан артык нефть продуктлары сата алган бердәнбер компания булуын билгеләп үтте.


Быел нефть эшкәртү күләмен 14.5 млн.тоннага кадәр арттырырга планлаштырабыз, инвестицияләр күләмен дә киметмибез”, — дип хәбәр итте спикер.


Кыска вакытлы перспективада Россиянең барлык төбәкләрендә заправкалар санын арттыру планлаштырыла.


"2030 елга без сыйфатлы үзгәртеп коруларны дәвам итү һәм заправкалар санын арттыру хисабына ваклап сатуны икеләтә арттырырга ниятлибез", - дип билгеләп үтте Наил Маганов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса