Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле, гүзәл, сөйкемле хатын-кызларыбыз!

Ихлас күңелдән сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Традиция буенча, бу бәйрәм чәчәкләр, елмаюлар, җылы очрашу-аралашулар һәм сөекле хатын-кызларыбызга карата иң изге теләкләр белән чолгап алынган. Язның тәүге аена аяк басуга, бөтен Әлмәт бәйрәм алды мәшәкатьләренә күмелә, хөрмәтле хатын-кызларыбызга багышланган чаралар башланып китә, урамда һава торышы нинди булуга карамастан, күңелләрдә чын яз хакимлек итә.

Әлмәт шәһәре һәм районының игелекле, изге йөрәкле, күркәм хатын-кызлары, без сезнең рух ныклыгына, ихтыяр көчегезгә, зирәклегегезгә һәм төпле акылыгызга сокланабыз. Буыннардан буыннарга, әниләрдән кызларына тапшырылып килгән кыйммәтләр, гореф-гадәтләребезгә тугрылык һәм бер үк вакытта яңадан-яңа казанышларга, һаман саен камилләшүгә омтылу хисе хатын-кызларыбызны күп өлкәләрдә лидерлар итә. Сезнең тиңдәшсез һәм кабатланмас булуыгызга, күпне булдыра алуыгызга һәм нәтиҗәле эшчәнлегегезгә сокланырга гына кала. Сез дөньяда бар нәрсәгә җитешәсез. Гомерегезне багышлаган хезмәткә тугрылык саклаган хәлдә, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә сизелерлек уңышларга һәм җиңүләргә ирешеп, сез шулай ук кайгыртучан кызлар, җаваплы әниләр, сөекле хатыннар, спортчылар, чибәркәйләр булып каласыз, иҗтимагый әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыра барып, үзегезнең тирә-юньдәгеләрне энергия белән баетасыз, зур эшләргә рухландырасыз. Әниләрнең чиксез мәхәббәте, кызларның шатлыклы көлүе, хәләл җефетләребезнең ярдәме һәм кайгыртуы безне, ир-атларны, көчле һәм бәхетле итүче тормыш нигезләре булып кала бирә. Барлык бөек казанышларыбыз, яулаган үрләребез һәм җиңүләребез барысы да сезнең өчен һәм сезнең хакка башкарыла.

Бу якты бәйрәм көнендә мин Әлмәтнең барлык хатын-кызларына шатлык-куанычлар, үз-үзләренә ышаныч һәм илһам телим, йөрәкләрегездә яшәү дәрте сүнмәсен, якыннарыгызның мәхәббәте сезнең күңелләрне яңа энергия һәм рухи матурлык белән баетсын. Без аңлыйбыз, күп нәрсә бездән, ир- атлардан тора, һәм без сезнең йөзләрегездән елмаю китмәсен, кирәксез мәшәкатьләр авырлык тудырмасын өчен барысын да эшләргә тырышырбыз. Бәхетле булыгыз, чөнки сез - безнең иң якыннарыбыз, иң зур байлыгыбыз.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур НАГУМАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса