Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хәтер митингы узды

2000 елның 29 февраленнән 1 март төнендә Псков десантникларының 6 нчы ротасы Чечня сугышчыларын тоткарлый, һәлак була, әмма бандитларны калдырмый.

Бүген Әлмәттә Чечня Республикасында батырларча һәлак булган Псков дивизиясенең 6 нчы парашют-десант ротасын искә алу көненә багышланган чара булды.

90 кешенең алтысы гына исән калган. Аларның берсе, Александр Супонинский, Әлмәттә яши һәм Россия Федерациясе Герое булып тора.

Хәтер мәйданында «Десантчылар союзы», «Сугышчан туганлык», «Застава» иҗтимагый оешмаларының җирле бүлекчәләре вәкилләре җыелды. Җыелганнарга запастагы подполковник, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Сугышчан туганлык» Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Геннадий Денисов мөрәҗәгать итте. Ул Россия солдатларының батырлыгын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген әйтте. Чараның хөрмәтле кунагы Александр Супонинский булды. Үзенең чыгышында ул фаҗигале вакыйгалар датасыннан егерме елдан артык вакыт узуга карамастан, хатирәләр һаман да исән һәм йөрәктә тирән яра бар дип билгеләп үтте. Әлмәт десантчылары берлеге идарәсе әгъзасы Рөстәм Зарипов искә төшергәнчә, 776 нчы биеклек – Ватаныбызның өр-яңа тарихында иң фаҗигале мизгелләрнең берсе. Әмма бер үк вакытта ул бөтен дөньяга Россия армиясенең көчен һәм куәтен күрсәткән.

Һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык, автоматлардан залп атып һәм сугышчы-интернационалист һәйкәленә чәчәкләр кую белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса