Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берләштерүче зур көч

Һәр яңа елны максатчан юнәлештә, бер тармакка багышлап эш алып бару шактый отышлы һәм нәтиҗәле була.

Быелгы туган телләр һәм республикабызда яшәүче халыкларның бердәмлегенә багышланган елның инде икенче ае уртасына җитте.

Елны башлап кына җибәрергә кирәк, йомгакның ничек чорналып беткәнен сизми дә каласың.

«Телебез – рухи яктан бер-ләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», – диде Президент. Ул шулай дисә дә, дилбегә тотып хакимият оешмаларында утыручылар «телне белү – үз халкың белән элемтә» икәнен әле төшенеп җитмиләр кебек. Һаман да күп әйбер акчасызлыкка кайтып кала. Бер ай элек булган сөйләшүдә эшне «түрдәге» түрәләргә татар телен укытудан башлыйбыз» дисәләр дә, укыту әлегә күренми. Мәктәп укытучыларының «рәхмәт»кә эшлисе килми кебек. Ә Казан 25 февральдән укытуларны башлап җибәрә!

Әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында тел һәм халыклар дуслыгына караган чаралар системалы алып барыла. Мәдәният идарәсе дә инде шактый эшләргә өлгерде. Икенче лицейның бер төркем укучылары халык шагыйре Клара Булатова музеенда булып, татар теленең чын аһәңен ишеттеләр.

Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан җыелган төрле милләт балаларының сәнгать фестивале дә истә калырлык булды. Һәр милләт үз җыры, үз моңы белән килгән иде бу чарага. Татар, башкорт, рус, чуваш, үзбәк һ.б. халыкларның җыр-биюе салават күперенең җиде төсе булып балкыды.

Туган якны өйрәнү музеенда узган «Музейда музыка» бәйрәме Идел һәм Урал буе чувашларының «Нартуган» бәйрәменә багышланган иде. Габдрахман авылында узган «Дуслык күпере»нә Башкортстанның Октябрьский каласыннан кунаклар килде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, безнең бурыч – Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру. Тик ул җырлап-биюгә генә кайтып калмасын иде. Җитәкчеләр, аларның «без үкчәле» сәркатипләре дә «Исәнмесез» дип дәшкәнгә шулай дип татар телендә җавап бирергә өйрәнсеннәр иде. Әйе, һичьюгы исәнләшергә вакыт инде. Сез бит Татар илендә яшисез.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса