Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр «Татнефть» АЗСларында 100 процентлы табигый «Әлмәт алмасы» согын татып карый ала

Алма согы белән Татарстан нефте арасында нинди уртаклык бар соң?

Сорауга җавап – «Татнефть»нең үзе эшчәнлек җәелдергән территориядә әйләнә-тирә мохитыбызга үзгә карашында. Соңгы ун елда компания тарафыннан меңнәрчә гектар җирдә ылыслы, яфраклы һәм җимеш агачлары – 12 млн нан артык, 2020 елда гына да 2 млн га якын үсенте утыртылды.

«Интех-Лес» ҖЧҖ – «Татнефть»нең күптәнге партнеры. Бу хезмәттәшлек, әлеге компания питомник-ларындагы җимеш агачлары кебек, бүген юмарт җимешләрен бирә башлады. Әлмәт районы Югары Мактама авылы янындагы бакчаларда үскән алмалардан көз көне витаминлы продукция җитештерү җайга салынды. «Татнефть» сок ясау өчен заманча мобиль линия сатып алды.

«Интех-Лес» вәкиле Магарлам Микаилов сүзләренә караганда, Австриянең Kreuzmayr җиһазы сәгатенә 500 литр җитештерүчәнлек белән файдалы экологик чиста продукция эшләп чыгару мөмкинлеге бирә.

Питомникларда, ашламалар, минераллар кулланмыйча үстерелгән иң яхшы алмалар күчмә установкага салынганнан соң берничә тапкыр юыла. Аннары пресс астына эләгеп сыгыла, иләк аша үткәрелә һәм 220 шәр литрлы ике сыешлыкка ага. Аннары инде 70-80 градус температурада җиңелчә пастеризация үтә. Әзер сок baginbox дип аталган махсус вакуумлы кап-ларга тутырыла. Саклау срогы – бер елга кадәр. Капны ачканнан соң алма согы бер айга кадәр файдалы үзлекләрен югалтмый. Сокка консервантлар, буягычлар һәм башка химик өстәмәләр, шулай ук шикәр кушылмаган. Ул болай да татлы «медуница», «услада», «аэлита», «мечта» һәм башка сортлардан җи-тештерелә.

«Әлмәт алмасы» «Татнефть» АЗСларында һәм «Верный КУРС» кибетләрендә сатыла. «Интех-Лес»ның нияте зурдан: алма сортларының ассортиментын арттыру, киләсе уңыш сезонында өстәмә рәвештә груша согы җитештерү. Катнаш – кабак-алма согы линиясен булдыру нияте дә юк түгел.

 

Наталья Хаматова «Нефтяные вести», № 4 Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса