Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класслар үткәрелде

Оста куллы әлмәтлеләр, шәһәрнең рәссамнары, музыкантлары мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класслар үткәрделәр.

Иҗади дәресләрне «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды оештырды.


«Үсеш Территориясе» коворкинг-үзәге территориясендә балаларны рәсем сәнгатенә, гадәти булмаган әйберләрне кулдан ясарга өйрәттеләр, музыкаль инструментлар белән таныштырдылар.


«Балалар сәнгать һәм иҗат белән шөгыльләнгәндә сөенәләр. Алар барысын да губка кебек сеңдерәләр һәм кабатлыйлар, шуңа күрә аларга яңа шөгыль бик ошый. «Үсеш Территориясе» коворкинг-үзәгенә игелек фестивален үткәрү өчен мәйданчык биргән өчен рәхмәт белдерәбез!», - диде «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды җитәкчесе Гөлнара Әюпова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса