Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды

Әлмәт районы үзенең озак яшәүчеләре белән дан тота.

 Бүген тыл хезмәтчәне Камәрия Абзаловага 90 яшь тулды. Юбилярны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та котлады.


Камәрия Абзалова 1931 елның 15 гыйнварында 10 балалы гаиләдә Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында туа. Сугыш елларында туган авылында колхозда эшли. Сугыштан соң мәктәпне уңышлы тәмамлап, иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләвен дәвам итә.


1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Зарип Абзаловка кияүгә чыга.


Аннары аның язмышы «Буровик» санаторие белән бәйләнгән, анда ул пенсиягә чыкканчы санитарка булып эшләгән.


Ире белән 45 ел бәхетле гомер кичерәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. «Бик яхшы яшәдек. Әтиләре нинди, балалар да шундый. Беркайчан да балалар каршында талашмагыз», - дип киңәш итә Камәрия Шамиловна.


1998 елда ул тол калган. Бүгенге көндә ялгыз яши, әмма балалары аның янына кайтып йөри. Ул -  дүрт онык һәм дүрт оныкчыкның яраткан әбисе. Намаз укый һәм бүгенге тормыш өчен Аллаһка рәхмәт белдерә.


Район башлыгы юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, гаиләдә тынычлык һәм иминлек теләде. 


Ул истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды.


Ветеранны котларга ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре һ. б. килгән иде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса