Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында Әлмәт оешмасы бүләкләнде

ТР Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясадылар.

Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. Республика Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары белән «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Яр Чаллы шәһәре алса, икенче урында  Әлмәт булды, Түбән Камага өченче урын бирелде. 


«100 дән 250 мең кв.метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар» номинациясендә шәһәрнең «Жилбытсервис-М» оешмасы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса