Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр паркында Советлар Союзы Герое Василий Маргеловка һәйкәл ачылды

Ул - Россия Кораллы Көчләренең иң элиталы подразделениесе саналган һава-десант гаскәрләренә нигез салучы. Бюст кую идеясе шәһәрнең Десантчылар берлегенә туры килә.

Берлекнең идарә әгъзасы Рөстәм Зарипов бронза монументның «Россия Даны аллеясы» проекты авторы һәм җитәкчесе Михаил Сердюков тарафыннан бушлай бирелүен билгеләп үтте. Бәйрәм митингында катнашучыларны тәбрикләп, ул үз каһарманнарыбызны белеп тору зарурлыгын ассызыклады һәм бу һәйкәлнең Әлмәттә башка барлык подразделениеләргә үрнәк булачагына ышанычын белдерде. Рөстәм Зарипов шулай ук постаментны сатып алуда, Краснодар краеннан алып кайтуда, төзелеш эшләрендә ярдәме өчен «Татнефть» җитәкчелегенә һәм бюстны урнаштырырга урын биреп, эшне оештырган өчен муниципалитетка рәхмәтен белдерде.

Тантананы Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ачты. Сугышчан бәрелешләрдә катнашкан ветераннарны, хәрби хезмәткәрләрне һәм курсантларны сәламләп, ул 2020 елның катлаулы булуын, әмма күңелле нотада тәмамлануын билгеләп үтте.

- Василий Маргелов - ул тулы бер гаскәрләр, традицияләр, хәрби рух һәм данлы рус солдаты символына әверелгән легендар шәхес. Гел алгы сафта булып, ул безнең армиягә җиңү арты җиңү алып килгән мөһим карарлар кабул итә белгән. Геройларыбызны белеп тору, олылау мөһим, һәм бу хисләрне яшь буында да тәрбияләргә кирәк, - диде ул.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәйкәл ачуның тагын бер мөһим ягы булуын искәртеп үтте:

- Хәзер Һава-десант гаскәрләре көнен һәм Ватан геройлары көнен бәйрәм итү һәр елны Василий Филиппович бюстына чәчәкләр салу белән башланачак. Дан-шөһрәт казанган кеше буларак, генерал Маргеловка куелган һәйкәл ВДВда хезмәт иткәннәрне генә түгел, булачак Ватан сакчыларын да үзенә тартып торачак.

Максим Черешев үзенең десантка бәйлелеге белән горурлануын һәм, ниһаять, «дядя Вася»га һәйкәл ачылуына шатлануын белдерде:

- Безнең өчен зур бәйрәм булудан тыш, әлеге вакыйга патриотик әһәмияткә дә ия. Паркта йөрүче яшьләр постаменттагы язуны укыр һәм Ватаныбызның нинди бөек шәхесләр тәрбияләргә сәләтле булуы хакында уйланыр дип ышанам. Ә десантта хезмәт итәргә җыенучыларга сәламәтлегегезне саклагыз, спорт белән шөгыльләнегез диясем килә.

Армия сафларыннан яңа гына кайткан Рамазан Хөснетдинов туган шәһәрендә Василий Маргеловка бюст ачуда катнашуын намус эше дип саный. Кешеләр, бигрәк тә яшь буын, үз каһарманнарын белеп торырга тиеш, дип саный ул.

Чара ахырында постаментка чәчәкләр салынды һәм Рөстәм Зарипов актив гражданлык позициясе, Ватанга намуслы хезмәт иткәннәре һәм башка казанышлары өчен 30 дан артык әлмәтлене «ВДВга 90 ел» истәлек медальләре белән бүләкләү тантанасын үткәрде.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса