Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Яңа ел котлавы

Кадерле әлмәтлеләр!

Катлаулы һәм һич кенә дә алдан фаразлау мөмкин булмаган 2020 ел ахырына якынлаша. Барыбыз да быел дөнья тарихының, моңарчы күрелмәгән вәзгыятьнең бер өлешенә әверелдек, киләчәк буыннар аны, һичшиксез, анализлар һәм өйрәнер. Тормышта килеп чыккан бу хәлләрне бердәм һәм тату булып җиңеп үтәргә тырышуыбыз соклануга лаек.

Яңа елга аяк басар алдыннан «алгы сафта», «кызыл зона»да эшләгән һәм бүген дә эшләүче барлык кешеләрне тәбрик итәсем һәм чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Тормышларына куркыныч янауга карамастан, Әлмәт районының бер генә табибы да эш урынын калдырып китмәде. Сезнең фидакарь хезмәтегез көн саен безнең һәм якыннарыбызның гомерен, эшләү, яңа үрләр яулау һәм һәр көннең кадерен белү мөмкинлеген саклап кала. Республикадан оператив ярдәм, «Татнефть» компаниясе булышлыгы, волонтерлык хәрәкәтенең активлашуы һәм һәркайсыбызның коронавирус инфекциясен профилактикалау кагыйдәләренә җаваплы каравы безгә вәзгыятьне контрольгә алырга һәм тискәре нәтиҗәләр хәвефен булдыра алган кадәр киметергә мөмкинлек бирде.

Бу ел гадәти тормыш рәвешебезгә үз төзәтмәләрен кертте.

Без битлек киеп йөрергә, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә, эчке туризмның барлык уңай якларын аңларга һәм элек бәяләп бетермәгән гади генә әйберләргә дә шатланырга өйрәндек. 2020 елда дөнья икътисадының тотрыксыз булуына карамастан, Әлмәттә һәм Әлмәт районында шәһәр инфраструктурасын, яңа иҗтимагый киңлекләрне, сәламәтлек саклау, мәгариф, спортны үстерү буенча проектлар уңышлы тормышка ашырылды. Шәһәр барлык юнәлешләрдә дә үсә, төзелә, «Татнефть» компаниясенең һәрьяклы ярдәме һәм республика үсеш программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төрле яшьтәге кешеләр өчен елдан-ел заманчарак, кызыклырак һәм уңайлырак була бара.

Яңа, 2021 ел инде бусагада. Яраткан Әлмәтебез ел саен шәһәр халкын һәм калабыз кунакларын ачык һавадагы Яңа ел әкияте, бәйрәм иллюминациясенең якты утлары һәм могҗизаи яңа инсталляцияләре белән сокландыра. Яңа ел каникуллары - саф һавада кышкы күңел ачу чаралары уздыру өчен иң кулай вакыт. Шәһәрдә һәм районда көн саен бик күп мавыктыргыч бәйрәм чаралары узачак.

Барыгызга да Яңа ел ялларын шатланып, көлеп, санитар-эпидемиологик куркынычсызлык нормаларын онытмыйча, күңел ачулар белән һәм кышкы тылсымлы атмосферада үткәрүегезне телим.

Кадерле әлмәтлеләр, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, тормышны ихлас яратуыгызны, истә калырлык мизгелләр һәм гаҗәеп күңелле яңалыкларның күп булуын, яңадан-яңа казанышлар, ачышлар, йортларыгызга иминлек һәм гаиләләрегезгә бәхет телим.
 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса