Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үгез елы килә...

Яңа елга санаулы көннәр калды. 2020 елдагы барлык авырлыклар артта калсын өчен яңа, 2021 елны дөрес каршылау мөһим.

Киңәшләр

Көнчыгыш календаре буенча ел хуҗасы булган Ак Металл Үгез ашыгырга яратмый, үзенә ышана торган, хезмәт сөючән.

Шуңа да елны гаилә әгъзалары, туганнар белән каршылау хәерле. Ни дисәң дә, Үгез консерватив хайван, һәм ул тотрыклылык, уңайлылык, өй җылысы, бердәмлек ярата, ә менә үзгәрешләрне бик өнәми икән.

«Өйдә утырабыз»

«Әлмәт таңнары»ның Вконтактедагы төркемендә быел үткәрелгән сораштыруларга караганда, күпчелек кешеләр Яңа елны кафе-ресторанда яисә кунакта түгел, ә нәкъ менә өйләрендә каршы алырга җыена. Хәтерләсәгез, узган елның девизы ук «Өйдә утырабыз» иде бит.

Уеннар, бәйгеләр

Яңа елны каршы алу күңелле үтсен өчен алдан ук кызыклы уеннар, төрле бәйгеләр әзерләп куярга була. Алар кәефне дә күтәрәчәк, араларны да якынайтачак.

Сезнең игътибарга «Иҗади бәйге» уенын тәкъдим итәбез.

Уйный башлар алдыннан нинди дә булса баш киеме эченә Яңа ел темасына караган сүзләр язылган кәгазьләр салыгыз. Мисал өчен, кар, кар бөртеге, Кыш бабай, чыршы, буран һәм башкалар. Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсәтергә яки шигырь сөйләргә тиеш.

Ничек киенергә?

Ак Металл Үгез елын ак, аксыл төсләр өстенлек иткән киемнәрдә каршыласагыз яхшырак булыр. Артык кыйммәтле киемнәргә өстенлек бирергә кирәкмәс. Ә менә кызыл төстәге кием киеп, ел хуҗасын кыздыра күрмәгез тагын. Үгезнең кызыл төскә мөнәсәбәтен һәркем беләдер дип ышанабыз. Шулай ук «ерткыч» принтлы кием киюегезне дә ел хуҗасы өнәмәс.

Шулай да иң мөһиме - киемнең уңайлы булуы. Күп кенә хатын-кызларның шкафында булган джинсы чалбарны матур гына кофта белән тулыландырырга мөмкин. Көндәлектә бик киелми торган ялтыравыклы, челтәрле кофта-күлмәк тә бәйрәм киченә менә дигән кием була ала. Буф җиңле күлмәк, пинжәк-күлмәк, сатин күлмәк - быелгы мода узган елгыдан әллә ни аерылмый. Өстәвенә аларны күңелегезгә хуш килгән, үзегез яратып өлгергән бизәнү әйберләре белән тагын да тулыландырып җибәрә аласыз.

Яшеллекне онытма!

Үгез елын каршылаганда Яңа ел өстәлендә дә гади ризыклар булырга тиеш. Үгез артык шапырынганны яратмый. Ит белән бәрәңге, төрледән-төрле салатлар, һичсүзсез, оливье, тозлы кыяр, кәбестә, яшел үләннәр турында да онытмагыз. Ит дигәннән, ел хуҗасына ярыйсыгыз килсә, бәйрәм өстәленә сыер ите куюдан тыелып торыгыз. Быелга каз, үрдәк, тавык, күркә, сарык итләренә өстенлек бирү яхшырак булыр.

Хәмергә - юк!

Эчемлекләргә килгәндә, җиләк-җимеш компоты - Яңа ел өстәленә иң яхшысы. Кола һәм спрайт ишеләрне Үгез бик өнәп бетермәс сыман. Ә менә исерткеч эчемлекләр белән бөтенләй мавыкмавыгыз хәерле. Бәйрәм булгач, бераз ак шәраб һәм шампан шәрабы гына ярый инде анысы.

Тәм-том мул булсын

Десертларга килгәндә, ел хуҗасы күңеленә туңдырма, шоколад, торт һәм башкалар хуш киләчәк. Ни дисәң дә, тәм-томнарсыз бәйрәм табынын күз алдына китерү мөмкин түгел.

Табыннарыгыз мул булсын! Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса