Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елда яңа шатлык көтсен

Яңа ел! Яңа ел җитә бит! Яңа ел бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп ала.

Теләкләр

Һәркем могҗиза булуын, бәхет, шатлык килүен тели. Ул бала чакны искә төшерә, ямь-яшел чыршы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, мандарин исе, ялтыравыклы шарлар белән хәтергә уелып калган.

Һәр кеше Яңа елны төрлечә каршылый. Узган ел нәрсәсе белән истә калган, быелгы Яңа елны ничек каршыларга җыеналар икән әлмәтлеләр?

Әйдәгез, үзләренә сүз бирик.

 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА, язучы:

- Бу ел минем өчен бик истәлекле булды. Әлмәт драма театры «Канатсыз очыш» дигән әсәрем буенча бик күркәм спектакль әзерләде. Аның премьерасы яз көне булырга тиеш иде. Әмма пандемия аркасында ул көзгә күчерелде. Премьера бик уңышлы үтте. «Адашкан ир» спектаклен тамашачы яратып кабул итте кебек. Бу шатлыгым өчен Әлмәт театрына бик рәхмәтлемен. Киләчәктә аларны яңадан-яңа уңышлар, яңа җиңүләр көтсен.

Быел Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Бу җиңүдә минем әтиемнең дә өлеше бар. Аның турында зур әсәр язасым килә иде. Быел шул ниятемне дә тормышка ашырдым. «Казан утлары» журналында «Хәтер юлында чикләр юк» дигән повестем дөнья күрде. Әтием рухына дога булып ирешсен.

Яңа елны яшь чакта бик зурдан кубып, күңелле итеп каршылый идек.Рухи яктан да, матди яктан да әзерләнеп, эчке бер дәрт белән. Бәлки ул вакытта бәйрәмнәр аз булгандыр.

Борчу-мәшәкатьләр артта калсын, бәхетләр артсын! Хәзер андый дәрт юк. Тыйнак кына табын корып, телевизордан матур тапшырулар карап, бабай белән икәү генә каршыларбыз, мөгаен. Балаларның үз планнары.

Яңа елга ишеп-ишеп кар яусын иде! Карсыз караңгы кышлар бер дә ямьле түгел. Ә теләкләр барыбызныкы уртак: дөньялар тыныч, тормышлар имин булсын! Сәламәт булыйк, сөенеп яшик!

Дилбәр ӘБҮНӘГЫЙМОВА, артист:

- Узып баручы ел утлары балкып торган яңа сәхнәбез белән истә калыр. Шулай ук яңа премьера әзерләвебез дә минем өчен шатлыклы, истә кала торган хәл. Ләйсән Әминованың «Йөрәк сере» дигән әсәрен әзерлибез. Бу инде безнең буын өчен, халыкчан спектакль.

Быел минем өчен юбилейлар елы булды. Театрда эшли башлавыма 35, ирем Айрат белән гаилә коруыбызга 30 ел булды. Әниемнең 80, олы абыемның 60 яшьлек юбилейларын шатлык белән уздырдык. Төпчек улыбызга 14 яшь тулды - паспорт алды.

Яңа елны каршылар алдыннан, кинодагы кебек, мунча кереп чыгабыз. Өйләрне җыештырам. Ике яктан да әти-әниләрне, туганнарны Яңа ел белән котлыйм. Биш яшьлек игезәк оныкларым бар, менә шуларга «Кыш бабай булып» бүләк әзерләп йөрибез әле. Без үзебез сигез туган. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Бу зур бәхет. Гадәттә, табынга җиңсәгә тыгып я каз, я үрдәк әзерлим. Аннан башка Яңа ел каршылап буламыни?!

Киләсе еллар барыбызга да шатлык-куанычлар гына китерсен. Аерым кайгылар килмәсен. Тыныч тормышта, сәламәтлек, тигезлек белән яшәргә язсын!

 

Альбина ШӘЙДУЛЛИНА, профессор:

- Быелга елның иң истә калган вакыйгасы минем өчен ел башында Италиядә, Австриядә һәм Словакиядә яшәүче коллегаларым янында булып, хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр алып бару булды. Чит телләр кафедрасы мөдире буларак, мондый эшчәнлек бик кирәк иде.

Яңа елда гадәттә мин әбиләрне - әнинең, әтинең сеңелләрен җыям. Тәмле, ямьле, матур өстәлләр әзерләп, аларның күңелләрен күрергә яратам. Чөнки башка вакытта аларны бергә җыю авыррак. Гадәттә, Яңа ел табынына зур ит бәлеше пешерәм. Минем әтинең иң яраткан ризыгы. Чын татарча. Ул түгәрәк булуы белән дә күп нәрсәне аңлата.

Мин «Яңа елны ничек каршы аласың, елың шулай була» дигәнгә ышанам. Шуңа да Яңа елда туганнарны бергә җыярга тырышам. Әлбәттә, саклык чараларын күреп. Элегрәк Яңа елга ничектер күңел ачу чарасы буларак кына карый идек. Ә хәзер инде аңа башка мәгънә салабыз.

 

Гүзәл ӘМИРОВА, ЗАГС идарәсе җитәкчесе:

- Минем өчен ел вакыйгасы булып улым Динарны армия сафларына озату тора. Әни кеше өчен, әлбәттә, бу зур вакыйга. Чөнки бу үзенә күрә шатлык та, ниндидер бер дулкынлану да.

Ә Яңа ел табынына килгәндә, быел беркадәр таррак кысаларда, туганнар, якыннар белән генә каршыларбыз дип уйлыйм. Быел табын түрендә, әлбәттә, күп еллардан бирле хыялымда йөрткән, Яңа ел күрке булган, тутырылган чуртан балыгы булачак. Әлеге балык ризыгы бик тәмле дә, ансат та әзерләнә.

 

Ландыш ДУШЕКЕНОВА, шәфкать туташы:

- Аерым кайгы килмәү быел үзе зур бәхеттер. Гаиләдә барыбыз да исән-сау, эшләр эшебез бар. Иң истә калганы - көзен туганнар, балалар, кияү-киленнәр, оныклар белән табигать кочагында, урманда ял итүебез. Төрле уеннар, ярышлар уздырып, табын корып, хәтта коймаклар пешереп ял иттек, күңел ачтык. Ирем Ядкәрнең юбилее, энемнең кызы Зәринәнең никах туе елның истәлекле көннәре. Чөнки алар якыннарны бергә җыя торган күңелле вакыйгалар.

Яңа елны каршылаганда да шулай булыр. Улым-киленем, оныгым, ирем белән каршыларга ниятлибез. Әлбәттә, быел сыер ите пешермәскә диләр, шуңа күрә каз-үрдәктән авыз итәрбез. Ә Яңа елның беренче көнендә эшкә!

Барыбызга да хәерле, имин еллар килсен! Барыр юлларыбыз сикәлтәсез, озын, ризыкларыбыз мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса