Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталары редакцияләре Красильниковлар гаиләсенә хәйрия экскурсиясе бүләк иттеләр

Ирле-хатынлы Виктория һәм Владимир Красильниковлар өч бала үстерәләр.

Күпләр өчен 2020 ел аңлаешлы сәбәпләр аркасында җиңел булмады. Шуңа да карамастан, аның тәмамлануы турындагы күңелле хатирәләр әле күп балалы гаилә хәтерендә озак сакланачак.


Яңа ел алдыннан “Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” редакцияләре хезмәткәрләре тугыз яшьлек Ваняга, җиде яшьлек Виталикка һәм ике яшьлек Егор Красильниковка 19 декабрьдә ачылган “Әлмәт” иҗтимагый үзәгенә хәйрия экскурсиясе бүләк иттеләр.


Красильниковлар беренче эш итеп, Яңарыш чоры шедевры мультимедиа күргәзмәсендә булдылар.

Әти-әниләр зур кызыксыну белән “Мадонна с младенцем” картинасын карадылар. Балаларга Ренессанс чорының башка осталарының цифрлы проекцияләре күбрәк хуш килде.


Киләсе зал - дөнья халыкларының музыка уен кораллары күргәзмәсе. Красильниковлар гаиләсе 630 дан артык экспонаттан торган коллекцияне күрде: экзотик иснтрументардан алып, атаклы Шостакович рояленә кадәр. Өлкән балалар экскурсоводларны игътибар белән тыңлаган арада, кечкенә Егор музыкант ролен үз өстенә алды.


Малайларга барыннан да бигрәк “Альметрика” да ошады: интерактив үзәк хезмәткәрләре физика законнары ничек гамәлдә булуын күрсәттеләр. Ваня, Виталий һәм Егор “ракетаны” эшләтеп җибәрделәр, үз тавыш резервларының яңгыравын үлчәделәр


Редакцияләргә рәхмәт! Бу күңелле сюрприз булды. Безгә бик ошады: барыбызда да Яңа ел кәефе барлыкка килде”, — диде экскурсиядән соң Виктория Красильникова. 


Саубуллашканда кечкенә Красильниковларның һәркайсы редакцияләрдән истәлекле бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса