Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үгез елын ничек каршыларга?

Үгез гореф-гадәтләрне, гаиләне ярата.

Ел уңышлы һәм уңай килсен өчен аны ел хуҗасы - үгез кебек каршы алырга да кирәк  дип киңәш итә астрологлар.


Ул йортны ярата, ә Яңа ел – гаилә бәйрәме. Бу юлы аны якыннар һәм туганнар белән өйдә билгеләп үтәргә кирәк. Бәйрәм бизәге - өстәл, аш-су турында да яхшы уйларга кирәк. Быел астрологлар бәйрәм табынына сыер итеннән пешерелгән ризыклар куймаска киңәш итә. “Үгез үпкәләргә мөмкин”, - диләр. “Үгез гөмбәле, кәбестәле, бәрәңгеле ризыклар ярата”, - дип тә өстиләр. Менюны төрле яшелчә салатлары белән төрлеләндерергә була, киләсе ел хуҗасын сөендерү өчен аерым “яшел” тәлинкә ясарга мөмкин.


Гаилә конкурслары һәм күңелле уеннар үткәрергә киңәш ителә. Бу гаилә әгъзаларын якынайта, күңелдә иң җылы хисләр уята.


Үгезне котыртып, кызыл кием кимәскә тәкъдим итә астрологлар. Быел кызыл төс булырга тиеш түгел, диләр.  Яңа елны каршылаганда ак төскә өстенлек бирергә кушалар. Көмеш һәм металлдан эшләнгән ялтыравык бизәнү әйберләре яисә көмештән эшләнгән алка, беләзекләр, муенсалар да урынлы булачак. 


Нинди ризык ашау, нинди кием кию – һәркемнең үз эше. Өебез генә түгел, күңелебез дә чиста булсын иде һәм  мөһиме, Яңа ел имин килсен иде. 


Яңа ел белән, дуслар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса