Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итү максатыннан 3 млрд. сум бүлеп бирелгән

2020 елда Татарстан эшкуарлары ТР Икътисад министрлыгыннан 3 млрд. сумнан артык финанс ярдәме алды.

Ярдәм “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” милли проектын кысаларында күрсәтелде. 


482 млн. сум федераль бюджеттан, 1 млрд. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калган акчалар 2020 елда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды капиталы хисабыннан юнәлдерелгән.


Республиканың 1200 дән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре әлеге финанс ярдәменнән файдаланган.


Әйтик, агымдагы елда 1,2 млрд. сумлык 670 микрозайм хупланган. 2020 елда микрофинанс продуктлары программасы киңәйтелде. Ярдәм чараларына аеруча зыян күргән, әмма табышның 30% ын югалткан эшмәкәрләр, моношәһәрләр эшмәкәрләре, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентлары, икътисадның реаль секторыннан эшмәкәрләр, инвесторлар, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр – студентлар һәм вузны тәмамлаучылар, үзмәшгульләр исәп тота ала.


Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан эшләнгән «Перезагрузка» (икътисадның реаль секторындагы эшмәкәрләр өчен) һәм «Одноцентный» (аеруча зыян күргән, әмма табышның 30% ын югалткан эшмәкәрләр өчен) микрофинанс продуктына ихтыяҗ аеруча зур булган.


Республиканың Гарантия фонды 325 эшмәкәргә ярдәм иткән. 


2020 елда ТР Төбәк лизинг компаниясе ярдәме белән эшмәкәрләр 277,2 млн сумлык лизинг алган. 
Шулай ук эшкуарлар арасында иң кирәкле чараларның берсе - субсидияләр. Шулай итеп, агымдагы елда эшкуарлар кредитлары буенча процент ставкаларының гомуми суммасы 100 млн. сум һәм азык-төлек, азык-төлек китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарның гомуми суммасы 28 млн. сум тәшкил иткән.

Финанс программаларының күпчелек өлешен гамәлгә ашыру 2021 елда дәвам итәчәк. Программаларның һәрберсе кече һәм урта бизнеска, аның формалашуы, үсешенең барлык этапларында ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Консультацияләр өчен телефон: 8 (843) 524-90-90

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса