Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан гаиләләре яңа социаль ярдәм чарасы ала башлады

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр өчен биш мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган  түләүләр күчерә башлады. 

«Түләүләрне алу өчен гариза язарга кирәкми һәм ул бүген күп кенә кешеләргә автомат рәвештә килде. Бары тик ике (әгәр бала 2020 елның июленнән соң дөньяга килсә, счетның реквизитлары үзгәрсә яки ябылса) очракта гына әлеге пособиене сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җиде яшькә кадәрге бала өчен каралган түләүләрне республикада 405 мең гаилә алырга дәгъва кыла, бу исәпкә 2021 елның мартына кадәр туачак сабыйлар да керә. 2020 ел ахырына кадәр пособие 380 мең балага билгеләнәчәк», - дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Яңа түләүләрне 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балалар тәрбияләүче барлык гаиләләр дә алачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса