Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда Татарстанда беренче балаларга түләү 9 мең 713 сумга кадәр артачак

Быел республикада 28,5 меңнән артык аз керемле гаилә ай саен беренче балага бирелүче ярдәмне алган.

Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә, бу бала өчен яшәү минимумы күләменә туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агымдагы елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Демография“ милли проекты чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Ведомство өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, алар арасында – “балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме“, – дип билгеләп үттеләр.

"Аның төп чарасы булып, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, бер кешегә уртача керем, хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаган гаиләләргә айлык түләүләр бирү тора", – диделәр  министрлыкта.

Бу түләү  РФ Президентының  Указы нигезендә 2018 елдан бирле кертелде. 2021 елда айлык түләү күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган гаиләләр ала алачак ( ягъни өч кешедән торган гаиләгә 61 мең 764 сум)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса