Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 33 000 кеше IT-өлкәдә бушлай белем алачак

2020 елда Россия Федерациясенең 33 000 гражданы ясалма интеллект, программалаштыру һәм IT-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау курсларында бушлай белем алачак.

Уку бәясе белем бирү оешмаларына «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты хисабыннан кайтарылачак.

15 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр РФ гражданнары ПЦС алу өчен гариза бирә алалар. Моның өчен цифровойсертификат.рф сайтында теркәлергә һәм теркәлү формасын тутырырга кирәк. Аннары шәхси мәгълүматны раслау өчен паспорт һәм диплом күчермәсен беркетергә, онлайн-диагностика узарга һәм каталогтагы программаны сайларга кирәк.

Гражданнар өчен шартлар: 18 - 65 яшьтә булу, урта һөнәри яки югары белемгә ия булу.

ПЦС алучылар өчен укулар агымдагы елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр узачак. Быел проект кысаларында укыту тулысынча дистанцион булачак, ә программа 72 сәгать тәшкил итә.

ПЦС системасында катнашу өчен гариза бирү сораулары буенча 8 800 600 35 15 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса