Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 18 нче пар игезәк бала туган

Бала туу-ата-аналар өчен зур шатлык, ә алар икәү булса, бу икеләтә шатлык.

2020 елның 1 августында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсендә 18 пар игезәк бала тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Валиахметовлар Илдар Илгизәр улы һәм Ләйсән Нәфис кызы гаиләсендә булган. 2020 елның 30 июлендә аларда ике малай дөньяга килгән, аларны Әмирхан һәм Нариман исемле матур исемнәр белән атаганнар. ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларны ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатлары белән тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса