Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

107 яшьлек әлмәтле сайлауларда тавыш бирде

Түбән Мактамада яшәүче Зәрига әби Шәйдуллина бүген Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауда алдан тавыш бирде. Аның янына Яңа Нәдер авылы сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде.

Ак әбинең яшәү урыны рәсми рәвештә авылда булса да, ул озак еллар улы Расыйх гаиләсендә Түбән Мактамада гомер кичерә.

Зәрига әби патша чорында ук дөньяга килә, мәдрәсәдә 3 кенә ел белем ала, гомере буена колхозда хезмәт куя. Беренче дөнья сугышы, революция, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору елларын кичерә. Аның кебек бу кадәр вакыйгаларны күргән, безнең төшләргә дә кермәгән ачлык-ялангачлык, юклык заманын, сугыш кичкән кеше районда башкача юк.

Тормыш иптәше Сәет белән алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, үсмер чакта икесе фаҗигагә юлыгып, бакыйлыкка күчә. Бүген балаларының бишесе дә лаеклы ялда, оныклары, оныкчалары бар.

Зәрига әби әле дә яттан «Аятел көрси» укый. Ялгышмыйча, моңлы итеп җырлап укуы һәркемне сокландыра. Ак яулыклы ак әби эзлекле итеп теләкләрен дә җиткерә. Соңгы елларда ишетүе генә бераз начарланды, ди балалары.

“Әниебез авыр тормыш кичерсә дә, хәзерге тормышны мактый, җитәкчеләр белән кызыксынып тора. Халыкны кайгыртып торалар, ди. Һәр сайлауда да катнаша, үз тавышын биреп, дөньяның тыныч, матур булуын тели”, - ди улы Расыйх абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса