Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

102 яшьлек әлмәтле РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирде

Әлмәттә яшәүче Мәгъсүмә әби Гыйльфанова кичә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирде. Аның янына 780 нче сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде.


Озын гомерле әлмәтле 100 яшенә кадәр сайлау участокларына үз аякларында барган. Соңгы ике елда җәяү йөрү авырлык белән бирелгәнгә күрә, ул өендә тавыш бирә. Сугыш, ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысы күргән әби үз гомерендә ничәнче тапкыр сайлауларда катнашуын да хәтерләми.


- Әнидән беркайчан да начар сүзләр, тәнкыйть ишеткән юк. Тормыштан һәрчак канәгать булды. Гомер буе эшләде. Илдәге вазгыятьне белә, сәясәт, депутатлар турында да сорашып тора, - диде кызы Мияссәрә апа.


Йөзъяшәр әби дә кызының сүзләрен куәтли:
- Дөньялар матур, рәхәтен күреп яшәргә кирәк. Балаларымның имин, җитеш тормышта яшәүләрен телим, – дип теләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса