Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хәйрияче хыялларны тормышка ашырды

Әлмәтнең яшь дизайнерлары «акыллы» тегү станогын сыный башлады. «Кванториум»да хәзер милли киемнәрнең шәхси коллекциясе булдырылачак.

Мондый мөмкинлек технопаркта санлы программа идарәсе булган чигү станогы барлыкка килү белән бәйле. Җиһазлар хәйрияче ярдәме белән сатып алынган.

«Стиль лабораториясе»нә йөрүче кызларның сөенече йөзләренә үк чыккан, алар хәзер яңа шөгыль үзләштерә. Өйрәнүең үзең өчен дигәндәй, заманча тегү машиналарында эшләү мөмкинлеге булганда, аны үзләштермәү хата булыр иде. Кулдан чигү вакытны күп алса, җиһазда бу эш бик тиз башкарыла. Машинаның «хәтере» дә яхшы: 200 гә якын орнамент, шрифт һәм 10 лап «адым»ы бар. Тегүче өчен нибары кирәкле бизәкне сайлау да җитә. Аның зурлыгын билгеләүче параметрларны, бизәкнең төсен билгеләгәч тә нәтиҗәсе озак көттерми – күз алдында чигү чигелә. Балалар өчен бу кызык та, мавыктыргыч та.

- Кызларның әлегә кадәр мондый машина күргәне юк иде. Башта гаҗәпләнеп күзәттеләр. Анда эшләүнең авырлыгы юк, программасын билгеләп, эшләвен контрольдә генә тотасы, - ди технопаркның өстәмә белем бирү педагогы Әлфирә Карымова.

Эш процессы, чынлап та, җиңел: компьютерда эшләнмәнең үз дизайнын булдырасы һәм аны гади USB-кабель аша тегү станогына гына күчерәсе. Бу исә эшләнмәнең кабатланмас булачагына ишарәли. Тукымага хәтта үз фотоңны яки катлаулы челтәр-бизәк тә күчерергә була.

«Кванториум»ны әлеге табыш-казанышлы итүче хәйрияче – Татарстан Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов. Җиһазлар аның ярдәме белән сатып алынган. Хәзер технопаркта яңа юнәлеш – «Мода театры» ачу һәм милли киемнәрнең шәхси коллекциясен булдыру мөмкинлеге бар.

- Әлеге юнәлешне үстерүдәге яңа тенденцияләр хакында мәгълүмат җиткерү, җиһазлар сатып алу мөмкинлеге турында сөйләшү нәтиҗәсе озак көттермәде, ике атна тирәсе дигәндә җиһазлар да кайтартылды, - дип уртаклаша «Кванториум» балалар технопаркы директоры Рамил Закиров.

Хәйриячеләр булганда хыяллар тиз тормышка аша. Әлмәт балалары бу яклап зур отышта.

«Стиль лабораториясе»нә йөрүче кызлар хәзер тукымага кабатланмас бизәкләр, хәтта үз фотоларын да күчерә алачак. 2 / ФОТО: Тимур Шәмсуллин.

Тегү машинасында эшләүнең авырлыгы юк, программаны билгеләп, аның эшләвен контрольдә генә тотасы. / ФОТО: Тимур Шәмсуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса