Әлмәтнең 52 мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Быел Әлмәт районында 3000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы.
2024 елда 800дән артык 11 сыйныф укучысы мәктәп тормышы белән хушлаша, ә 9 сыйныф укучыларына сайлау ясарга кирәк: мәктәптә калыргамы, әллә хәзер үк һөнәр үзләштерергәме.
Иртәнге сәгать унда бөтен шәһәр буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы линейкалары башланды. 12 нче мәктәп коридорында бәйрәм рухы хөкем сөрә, ә сәхнәгә чыккан 11 сыйныф укучылары хушлашу вальсын бииләр.
«Бүген 47 11 нче сыйныф укучысы һәм 9 нчы сыйныфтан 88 кеше өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ә 2023 нче елда без 11 нче сыйныф укучыларын күбрәк чыгардык. Без ул вакытта 30 кешедән торган 2 сыйныф җыйган идек», - дип уртаклашты 12 нче мәктәп директоры Наилә Калинина.
Башка мәктәпләрдә дә бәйрәм тантанасы бик җылы һәм дулкынландыргыч рухта үтте. Быел 21 нче мәктәп коллективы хәйрия эшендә катнашты. Биредә шәһәрнең следж-хоккей буенча җыелма командасы капкачысы Ислам Зиннуровны реабилитацияләү өчен акча җыйдылар. 62 мең сум адресатка тапшырылды һәм тагын 80 мең сумга якын кирәк. Ярдәм итәргә теләүчеләр хәйриячеләргә мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен +7 987 221-87-28 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Исламның әнисе Гүзәл, битараф булмаганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерә.
«Мәктәп җитәкчелегенә, укытучыларга, балаларга, ата-аналарга, улымны реабилитацияләү өчен акча җыйганнары өчен рәхмәт. Аларга нык сәламәтлек телим. Юлларында бары тик яхшы кешеләр генә очрасын», - дип теләде Гүзәл Зиннурова.
Быел Әлмәт районында 3000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы. Аларның күпчелеге 9 сыйныф тәмамлаган яшүсмерләр. 800дән артык 11 нче сыйныф укучысы узган атна ахырында бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа