Әлмәттә «Гармония, үсеш, иҗат – тормышның яңа сыйфаты» гаилә фестивале узды
Фестивальдә 25 тән артык лекция һәм мастер - класслар тәкъдим ителде.
15 декабрьдә «Гармония, үсеш, иҗат – тормышның яңа сыйфаты» гаилә фестивале узды. Фестивальдә гаиләнең физик, психологик һәм эмоциональ сәламәтлегенә гармонияле ирешүнең актуаль мәсьәләләренә, иҗат һәм һәрьяклап үсеш темаларына багышланган 25тән артык лекция һәм мастер - класслар тәкъдим ителде. Фестиваль мондый юнәлешләрне берләштерде: нутрициология, бию юнәлешләре, вокал, сәламәтлек һәм спортчылар өчен цигун - йога буенча берничә юнәлештәге практикалар, медитацияләр, пилатес - психология буенча берничә тематик лекцияләр, музыка терапиясе, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен иҗади остаханәләр, массаж һәм самомассаж буенча мастер класс. Фестиваль «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә узды.
Фото: «Нур» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа