Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәбендә азык-төлек блогы ремонтланды

Балалар бакчасын да тәртипкә китерделәр.

Республика программасы буенча 2024 елда Әлмәт районының «Ямаши урта гомуми белем бирү мәктәбенең» Борискино филиалында азык-төлек блогын ремонтлау төгәлләнде. Эшләр барышында белгечләр электр һәм су белән тәэмин итү системаларын, ишекләрне алыштырдылар. Моннан тыш, идәннәрне, стеналарны, түшәмнәрне яңартканнар, бинаның тышын ясаганнар.

40 нчы балалар бакчасына да капиталь ремонт ясалган. Бинада хәзер яңа тәрәзәләр, ишекләр, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары бар. Эшчеләр шулай ук түбәне яңарткан, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса