Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Безнең ишегалды лагере» проекты старт ала

Проект август дәвамында гамәлгә ашырылачак.

Әлмәттә «Безнең ишегалды лагере» дигән яңа проект эшли башлый. «Беренчеләр хәрәкәте» мәгариф, яшьләр һәм спорт идарәләре белән берлектә Әлмәттә «Безнең ишегалды лагере» проектын башлап җибәрәләр. Проект август дәвамында гамәлгә ашырылачак һәм түбәндәге юнәлешләр буенча чараларны үз эченә алачак: дөрес туклану, экологик тәртип, физик культура, үз-үзеңне үстерү, өлкән буын турында кайгырту. Проект Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов ярдәме белән булдырылды.

Проект кысаларында беренче хәрәкәтнең 50 активисты эшкә урнаштырылды. «Безнең ишегалды лагере»  балаларга һәм яшүсмерләргә үзләрен төрле мастер-классларда, интерактивларда, хәрәкәт флешмобларында һәм спорт уеннарында сынап карарга, ә аларның әти – әниләренә һәм әби-бабайларына концерт программасыннан ләззәт алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, проект мәйданчыкларында беренчеләрдән булып хәрәкәт ноктасы эшләячәк, анда Әлмәт халкы фото-челленджда катнаша, оешма турында күбрәк белә һәм аның сайтында теркәлә алачак.

Проект чаралары көн саен шәһәрнең төрле иҗтимагый мәйданчыкларында узачак. Проект эшләү дәверендә оештыручылар Әлмәтнең төрле нокталарында 20 локацияне колачларга планлаштыралар.

Киләсе атнада ук лагерь түбәндәге мәйданчыкларда узачак: креатив процесслар фабрикасы, «Көнбатыш капкалар» бульвары, «Сәламәтлек» паркы, «Яшьлек» скверы, «Мәгариф» бульвары, чәй ишегалды һәм ВШН АГТУ скверы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса