Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучылары ТР Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьялары участокларында булдылар

ТР Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Ш.А. Кадыйров «Минем хокукларым – Минем ирегем» (кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре) темасына дәрес үткәрде.

Татарстан республикасында суд департаменты идарәсе һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Гадел хөкем: Адан Яга кадәр» Татарстан Республикасы мәктәпләре һәм район (шәһәр) судлары үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүен гамәлгә ашыру кысаларында бүген Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участокларында 2 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары булды. Т

 Әлмәт районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Ш.А. Кадыйров «Минем хокукларым – Минем ирегем» (кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре) темасына дәрес үткәрде.

Судья Шамил Абдулкадирович кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре турында сөйләде, укучылар белән аларның классификациясен тикшерде, аларны яклау турында фикер алышты, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Экскурсия барышында укучылар суд бинасында үтү режимы белән таныштылар, суд утырышы залында булдылар, суд составы һәм суд процессында кем катнаша ала икәне турында гомуми күзаллау алдылар.

Балалар законнарны һәм хокукый нормаларны үтәүгә игътибар иттеләр, профилактик әңгәмә үткәрелде, ул, һичшиксез, һәр тыңлаучыга тәэсир итте. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, күп яңалыклар белделәр, дип хәбәр итә  ТР Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт суды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса