Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә ата-аналар БДИ тапшырдылар

Мәктәп укучыларының әниләре һәм әтиләре парта артына утырдылар: алар имтиханда үз көчләрен сынап карадылар.

Зурлар һәм балалар урыннарын алыштылар. Мәктәп укучыларының әти-әниләре имтихан тапшырдылар. Барысы да чын БДИ вакытындагы кебек. Ручка, бланклар...

20 нче мәктәптә 15 ата-ана тарихтан белемен тикшерә, аларның балалары шәһәрнең төрле мәктәпләрендә укый. Кабинетта тынлык. Ә парталарда бары тик гель ручкалар, җаваплар өчен бланклар һәм биремнәр белән кәгазьләр генә бар.Мәгълүмат чыганакларыннан бары тик үз белемнәре генә. Өстәмә белешмәләрне кулланырга ярамый.

Имтихан тапшыручылар арасында мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов бар. "Биремнәр җиңел түгел. Минемчә, әгәр дә укуга нормаль якын килсәң, аны тапшырырга мөмкин. 20 елдан артык элек чыгарылыш имтиханын тапшырган кеше өчен кайбер әйберләрне өйрәнергә кирәк", - дип бәяләде Айдар Каюмов.

 Өлкәннәр өчен БДИны мәктәп укучылары өчен БДИдан аерып торучы бердәнбер нәрсә-камераларның булмавы һәм эшләрнең кыскартылган вариантлары. Нәтиҗәләрне ата-аналар 20 нче мәктәптә белә алачак. Имтиханны 15 ата-ана тапшырган. Быел ул 8 нче тапкыр узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса