Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 40 нчы балалар бакчасында капиталь ремонт узачак

Быел Татарстанда 13 мәктәп, бакча һәм башка уку йортлары ремонтланачак.

Ремонт өчен республика бюджетыннан 179,5 млн сум бүлеп биреләчәк.

Капиталь ремонт программасына Әлмәттәге 40 нчы «Гуси лебеди» балалар бакчасы керде. Эшләр 1 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Яңа стеналардан тыш, бакчага йөрүче 255 кеше яңа җиһазлар да алачак.

Әлмәттән тыш, Кайбыч, Иске Чүпрәле, Олы Аксу, Актаныш, Чүпрәле районнарында, шулай ук Чаллы һәм Түбән Кама мәктәпләрендә, бакчаларында һәм интернатларында ремонт эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса