Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр мәктәпләрдәге икенче сменадан зарлана

Республикага салкыннар кабат кайтты.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-чатында бер хатын-кызның икенче сменада салкыннар вакытында укучылар өчен дәресләр үткәрүгә ачуын белдерүе турында хәбәр пәйда булды. Текстта беренче смена укучылары иртәнге температурага ориентлашалар һәм әгәр ул -28° билгесенә җитсә, дәресләр туктатыла дип әйтелгән. Әмма кичке сменада укучылар көндезге температурага карап баралар, ул гадәттә бераз югарырак, шуңа күрә алар өчен дәресләр туктатылмый.

" -23°, балалар мәктәпкә баралар (дәресләрне гамәлдән чыгармыйлар). Һәм кич белән, температура шул ук -28° кадәр төшкәч, икенче смена укучылары өйләренә кайталар", - диелә хәбәрдә.

Моңа җавап итеп мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская баланы мәктәпкә җибәрү-җибәрмәү карарын ата-ана үзе кабул итә дип билгеләп үтте. Моннан тыш, ул икенче сменада дәресләр кыскартылачак дип белдерде.


Исегезгә төшерәбез, мәктәптә дәресләр түбәндәге температурада туктатыла:

- авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -23°булганда;
- шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25°булганда;
- шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27°булганда;
- авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30°булганда;
 - шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32°булганда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса