Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россия югары уку йортларында студентларның балалары өчен бүлмәләр ачарга ниятлиләр

Россия университетларында студентларның һәм укытучыларның балалары өчен бүлмәләр ачарга ниятлиләр.

Шул рәвешле алар, уку яки белем бирү процессыннан аерылмыйча гына, баласын карый алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петровага сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта без университетларда балалар өчен бүлмәләр булдыру белән шөгыльләнәбез, ягъни мондый эш алып барыла. Бу студентлар өчен дә, яшь укытучылар өчен дә кирәк, ул балалар өчен дә әйбәт, аларның да күңеле тыныч», - дип аңлатты министр урынбасары Халыкара фәндә хатын-кызлар һәм кызлар көненә багышланган чарада.

Аның сүзләренчә, ведомство быел яшь әниләргә ярдәм итүдә тагын берничә чараны гамәлгә ашырырга ниятли.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса