Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә иң яхшы татар теле укытучысын ачыкладылар

2024 нче елның 10- 20 нче гыйнварында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Муниципаль этапта 4 конкурсант катнашты. Туган тел (татар) укытучылары үзләрен 2 сынауда – «дәрес» һәм «мастер-класс»та сынап карадылар. Бәйге чаралары йомгаклары буенча җиңүчеләр, призерлар, лауреатлар билгеләнде.

Бәйгенең лауреатлары– Мәхәмәтҗанова Гөлнур Мосавир кызы (20 нче мәктәп), Мостафина Рәзинә Хәмзә кызы (11 нче мәктәп), призер‒ Локманова Алисә Өлфәт кызы («Адымнар» полилингваль гимназиясе). Бәйгенең җиңүчесе булып 10 нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Миргалимова Эльвира Альберт кызы танылды!

 

2024 нче елның 1 февралендә Әлмәт шәһәре Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиядә узачак зона этабында катнашучы Эльвира Альбертовнага уңышлар телибез, дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса