Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов балалар йорты тәрбияләнүчеләрен бәйрәм белән котлады

Яңа ел алдыннан районның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм төрле оешмаларда чыршы бәйрәмнәре үткәрү - күркәм традиция.

Әлмәт балалар йорты да читтә калмады. Анда тәрбияләнүчеләр могҗизага ышануны ныгыту максаты белән, ахыры бәхетле тәмамланган әкият сәхнәләштерделәр.

Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Шул мизгелдән алып олысы да кечесе әкият иленә сәяхәт кылды.

2023 ел Әлмәт балалар йорты өчен чираттагы казанышлар елы булды. Бинада ремонт ясалган. Ә балалар күп кенә конкурсларда һәм ярышларда катнашып, уңышларга ирешкән.

Футболчылар «Балачакны кайтарырга» дип исемләнгән фестивальдә икенче урынны алдылар. Ә Женя исемле тәрбияләнүче Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң яхшы сәнгатьле укучы булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов барлык балаларны котларга, аларга бүләкләр бирергә һәм балалар әзерләгән Яңа ел тамашасын карарга килде.

Балалар, традиция буенча, Тимур Нагуманов өчен махсус бүләк – үз куллары белән ясалган чыршы әзерләделәр.     "Бу чыршыны эш өстәленә куярмын", - диде Тимур Нагуманов.

Балалар рус әкиятләре стилендә концерт программасы тәкъдим итте. Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ә Кыш бабай балаларга күптән көтелгән бүләкләрен тапшырды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса