Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар БДИ бирәчәкме?

Кайбер дәүләт университетларында югары белем бирүне үзгәртеп кору буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлаган.

Бердәм дәүләт имтиханы Россиядә югары белем бирүнең яңа моделендә (ул 2025 елның 1 сентябрендә барлык югары уку йортларында гамәлгә керә) үзгәреш кичермәячәк. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Нидер алыштыру, үзгәртү яки БДИдан баш тарту ихтыяҗы юк», - диде ул һәм хәзерге вакытта имтиханның югары уку йортларын канәгатьләндерүен искәртте.

Элегрәк кайбер дәүләт университетларында югары белем бирүне үзгәртеп кору буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлаган иде. Яңа системада төп һәм махсуслаштырылган (магистратура, ординатура һәм ассистентура-стажировка), югары белем, шулай ук һөнәри белем (аспирантура) билгеләнә.

Элегрәк Музаев якын киләчәктә БДИның онлайн-форматка күчерелмәячәге хакында белдергән иде, чөнки моның өчен әлегә технологик шартлар юк. Шул ук вакытта, БДИ вакытында кулланыла торган программа тәэминаты тиздән тулысынча Россиянеке булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса